Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай балалары Кырымга дәваланырга килде


Кизләүдә (Евпатория) яр буе
Кизләүдә (Евпатория) яр буе

250 бала өчен әзерләнгән программ нигезендә алар ике атна дәвамында ял итәчәкләр, дәваланачаклар. Ике атнадан тагын 250 бала килер дип көтелә.

20 февраль Кырымга Башкортостанның Сибай шәһәреннән балалар килде. Балаларны Кизләүдә (Евпатория) "Мечта" шифаханәсендә урнаштыру каралган.

Балалар белән 30га якын укытучы, табип һәм хакимият вәкилләре дә килгән.

250 бала өчен әзерләнгән программ нигезендә алар ике атна дәвамында ял итәчәкләр, дәваланачаклар, укуларыны да дәвам итәчәк. Балаларны үз укытучылары белән бергә җирле Кырым укытучылары да укытачак. Төрле түгәрәкләрдә катнашу, Акъяр (Севастополь), Ялтага сәяхәтләр дә оештыру күздә тотыла.

Беренче төркемдә 14 яшькә кадәр 250 бала, ике атнадан соң аларны 250 өлкән сыйныф укучылары алыштырачак.

Кырымга бару өчен Сибайда дәвам иткән экологик каза нәтиҗәсендә сәламәтлекләренә ныграк зыян килгән балаларны сайлаганнар диелә.

Гыйнварда Башкортстанга Кырым башлыгы Сергей Аксенов килгән иде. Ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән Сибайда да булып китте. Шул вакытта шәһәрнең 500ләп баласы Кырымдагы шифаханәләргә җибәреләчәк дип хәбәр ителде.

Сентябрь аенда Кырымдагы "Крымский титан" корылмасыннан зарарлы химик матдәләр чыгып, Әрмәни шәһәреннән мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бер өлешен Кизләүдәге шифаханәләргә күчергәннәр иде.

Ул вакытта Кизләүгә күчерелгән кайбер балаларны начар шартларда урнаштырылганнары хакында җирле матбугатта хәбәрләр булды.

XS
SM
MD
LG