Accessibility links

Кырымда Эмиль Курбединовны адвокатлар коллегиясеннән чыгару таләбе кире кагылды


Эмиль Курбединов
Эмиль Курбединов

Эмиль Курбетдинов Кырым адвокатлар коллегиясендә калачак.

Кырым адвокатлар коллегиясе президиум утырышында кырымтатар активистларын яклаучы адвокат Эмиль Курбединовны коллегиядән чыгармаска карар кылды.

Русия юстиция министрлыгы Курбединовны 2019 елның 1 мартына кадәр "Кырым адвокатлар коллегиясеннән" чыгаруны таләп иткән иде. Министрлык Курбединовка карата экстремистик эшчәнлектә гаепләп административ эшләр каралуына сылтанды. Кырымның адвокатлар пулаты министрлыкның бу карарын шикаять итте. Пулат рәисе Елена Канчи президиум утырышында да катнашты.

Эмиль Курбединов - Кырымда танылган адвокат. Ул кырымтатар активистларының мәнфәгатьләрен яклый.

2017 елның гыйнварында Курбединовка Front Line Defenders халыкара премиясе тапшырылды. Әлеге премия куркыныч янаган кешеләрнең хокукларын яклаучыларга бирелә. Бүләкне оештыручылар Курбединовны сак астына алуны да хөкем итеп чыкты.

XS
SM
MD
LG