Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин: Русиядә хезмәт җитештерүчәнлеге АКШка караганда өч тапкыр түбәнрәк


Алексей Кудрин
Алексей Кудрин

Кудрин сүзләренчә, Русиядә хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткече бүгенге көндә Бразилия дәрәҗәсендә.

Русиядә хезмәт җитештерүчәнлегенең бүгенге дәрәҗәсе алга киткән илләрдә 30-40 ел элек булган һәм ул АКШтан якынча өч тапкырга артта кала. Бу хакта Хисап пулаты башлыгы Алексей Кудрин Петербур халыкара хезмәт форумы сессиясендә белдерде.

Кудрин сүзләренчә, Русиядә хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткече бүгенге көндә Бразилия дәрәҗәсендә. Бер эшләүче кешенең хезмәт нәтиҗәлелеге Русиядә сәгатенә 23 долларга чыга. Төркиядә дә бу бер ярымга артыграк дип искәртте Кудрин.

Әлеге күрсәткечне ширкәтләргә аерым ярдәм белән түгел, системлы чаралар белән күтәрергә кирәк дип саный Хисап пулаты башлыгы. "Адреслы ярдәм өч тапкыр кыйммәтрәк", дип аңлата ул.

Хисап пулаты җитәкчесе элегрәк "Русия Көнбатыш чикләүләре аркасында күпне югалта һәм югалтуын дәвам итә" дигән иде. Технологияләрнең башлыча читтән кертелүе сәбәпле, Русия икътисады чикләүләрдән зыян күрә диде Кудрин.

Узган ел ноябрь Алексей Кудрин соңгы ун елда икътисад үсешенең уртача темплары бер процент кына тәшкил итте дип тә белдергән иде. Аның сүзләренчә, мондый түбән күрсәткечләрнең Икенче дөнья сугышыннан бирле күзәтелгәне булмаган. Нефть бәясе арту да үсеш темпларының түбәнәюен туктата алмый ди Кудрин.


XS
SM
MD
LG