Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь": Кремльдә Майкл Калви фондын оппозициягә ярдәм итүдә шикләнәләр


Майкл Калви

Baring Vostok 2018 елгы президент сайлау алдыннан протест чараларына акча бүлгән булырга мөмкин дип фаразлана.

Русия президенты идарәсендә зур күләмдә хәрәмләшү эше нигезендә сак астына алынган Майкл Калвиның инвестиция фондын оппозицияне финанслауда шикләнәләр. Имеш, Baring Vostok 2018 елгы президент сайлау алдыннан протест чаралары өчен акча бүлгән булырга мөмкин. Бу хакта Кремльгә якын чыганакларына сылтанып, "Дождь" телеканалы хәбәр итә.

Телеканал әңгәмәдәше фонд "сайлау алдыннан вазгыятьне какшатырга" омтылган дип раслый. Ширкәт фатир алам дип акча кертеп алданучылар һәм "Платон" системына каршы йөк машиналары йөртүчеләрнең протестларына акча бүлгән диелә. Акчалар, имеш, "Норвик-банк" аша килгән. Аның идарә рәисе киңәшчесе Алексей Кордичев Калви белән бергә кулга алынды.

Тикшерү мәгълүматына күрә, Калви "Восточный" банкыннан 2,5 миллиард доллар урлауның схемасын оештырган. Эшмәкәр гаепләүләрне кире кага. Мәхкәмәдә ул үзенә карата шикләнүләрне ялган дип атады һәм моны "Восточный" банкының җитәкчеләр шурасы әгъзасы Шерзод Йосыпов, тагын бер хиссә тотучысы Артем Аветисян һәм үзе арасында корпоратив низаг белән бәйләде.

Калви һәм тагын биш кеше Мәскәүдә 15 февральдә тоткарланды. Аларның барысы да сак астында.

XS
SM
MD
LG