Accessibility links

Кайнар хәбәр

МОНОЛОГ: “МИНЕМ ТУГАННАРЫМ”


Исәнмесез! Мин Лаура. Мин бик бәхетле кеше, чөнки минем бертуган абыем Илшат һәм бертуган сеңелкәшем Раяна бар. Илшат абыйга 29 яшь. Ул риэлтор булып эшли. Илшат абый бик тырыш һәм уңган. Ә безнең Раяна бик зирәк. Ул чит телләрне яхшы белә. Аңа 18 яшь. Ул хәзер Англиядә. Кембридж университетында югары белем ала. Минем туганнан туган өч абыем – Ризат, Фердинанд, Зөлфәт һәм туганнан туган дүрт сеңелкәшем – Эльза, Йолдыз, Мәдинә, Сания бар. Мин аларны бик яратам.

XS
SM
MD
LG