Accessibility links

Кайнар хәбәр

ДИАЛОГ: “КОДА-КОДАГЫЙ, ХӘЛЛӘР НИЧЕК?”


  • Алия ханым: Исәнме, кодагый! Ни хәлләрегез бар?
  • Амина ханым: Сәлам, кодагый! Яхшы, үзегез ничек? Кода нихәл?
  • Алия ханым: Ал да гөл. Әнәс супермаркетка китте. Салатка руккола кирәк иде. Наил кода нишли?
  • Амина ханым: Кода молодец ул! Наил телевизор карый әле. Нинди яңалыкларыгыз бар?
  • Алия ханым: Яңалыклар юк, театрга бардык. Бик ошады. Хәзер концертка барасы килә. Үзегездә нинди яңалыклар бар?
  • Амина ханым: Без Кубага ял итәргә җыенабыз.
  • Алия ханым: Бик яхшы! Марс та барамы?
  • Амина ханым: Ююк, аның фобия бит. Биеклектән курка.
  • Алия ханым: Начар икән, бу атнада Артурның туган көне. Нинди бүләк алабыз?
  • Амина ханым: Ул техника ярата бит. Кибеткә 10 000 меңлек сертификат бүләк итик?
  • Алия ханым: Шәп идея! Ярый алайса, Әнәс кайтты. Мин салат ясарга киттем, кодага сәлам әйт! Ярый, сау бул! Карап кына йөр!
XS
SM
MD
LG