Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея атом ракет полигонын торгыза башлаган


Сохэда 2017 елда ракет сынавы

Дональд Трамп белән Ким Чен Ынның уңышсыз очрашуыннан соң, полигонда берничә көн эчендә ракет моторларын сынау стенды һәм ракет җыю бинасы торгызылган.

Төньяк Корея илнең көнбатыш ярында урнашкан Сохэ ракет полигонында өлешчә сүтелгән корылмаларны торгыза башлаган. Бу хакта иярчен аша алынган мәгълүматны анализлаучы американ экспертлары белдерә. Әлеге полигон кыйтгаара баллистик ракетлар сынау өчен кулланыла иде.

Берничә көн эчендә ракет моторларын сынау стенды һәм ракет җыю бинасы торгызылган. Мондый нәтиҗәгә Вашингтондагы Стратегик һәм халыкара тикшерүләр үзәге хезмәткәрләре Джозеф Бермудес һәм Виктор Ча килгән. Күрәсең, әлеге эшләр АКШ президенты Дональд Трамп һәм Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ынның 28 февральдә Ханойда уңышсыз узган очрашуыннан соң башланган.

Төньяк Корея ракет полигонын Трамп белән Кимның былтыр Сингапурда беренче очрашуыннан соң сүтә башлаган иде. Соңрак Пхеньян Сеулга полигонны тулысынча ябарга әзерлеге турында белдерде. Сохэда ракет сынаулары 2017 елның ноябреннән бирле уздырылмады. Президент Дональд Трамп моны үзенең Төньяк Корея стратегиясенең бер уңышы дип атады.

Сишәмбе Трампның дәүләт иминлеге мәсьәләләрендә киңәшчесе Джон Болтон Төньяк Корея атом програмыннан баш тартмаса, АКШ Пхеньянга каршы чикләүләрне кырыслатырга әзер дип белдерде.

XS
SM
MD
LG