Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның иң эре банкларының берсе Роскомснаббанкның лицензиясе алынды


Русия үзәк банкы җитәкчесе Элвира Нәбиуллина
Русия үзәк банкы җитәкчесе Элвира Нәбиуллина

Роскомснаббанк Башкортстандагы өч җирле банкның берсе иде. Аның лицензиясе банклар эшчәнлегенә кагылышлы кануннарны үтәмәве өчен алынган диелә.

Русия үзәк банкы 7 мартта Башкортстандагы Роскомснаббанкның (элекке Башкомснаббанк) лицензиясен алды. Әлеге карар Роскомснаббанк банклар эшчәнлеген көйләүче кануннарны һәм норматив актларны үтәмәве, "Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору турындагы" канун таләпләрен ел дәвамында берничә тапкыр бозуы, кредиторлар һәм акча кертүчеләр мәнфәгатьләренә янаучы гамәлләр кылуы өчен чыгарылган диелә.

Банкта вакытлы идарә урнаштырылган. Үзәк банк хәбәрендә язылганча, Роскомснаббанк җитәкчелеге гамәлләрендә "финанс пирамидасы" сыйфатлары булган схема ачыкланган.

15 февральгә банкның низамнамә капиталының 29 проценты "Финансовая корпорация БКСБ" ширкәтендә булган. Эшмәкәр Флүр Галләмовта - 9,97 процент, "Цефал-ИФК", "Интеграл", "Лидер", "Транс-лизинг", "Арбат", "БКС-лизинг", "Вега" ширкәтләрендә аның 5,5 проценттан 9,9 процентка кадәр өлеше булган.

Банк хисапларындагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы физик затларның банкта 1,4 млн сумга кадәр булган акчаларын кайтаруны 21 марттан да соңга калмый башлаячак диелә.

Роскомснаббанк Башкортстанның банк базарында калган өч җирле банкның берсе (Социнвестбанк һәм Промтрансбанктан кала) һәм җирле бизнеска караучы ике банкның берсе иде. Социнвестбанк 2015 елдан "Российский капитал" контролендә.

XS
SM
MD
LG