Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнарына Кытайга тапшырылырга мөмкин Сайрагөл Сауытбайга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать чыкты


Сайрагөл Сауытбай качак статусын көтү мөддәтен озайтуны сорый
Сайрагөл Сауытбай качак статусын көтү мөддәтен озайтуны сорый

Социаль челтәрләрдә Русия мөселманнарына Кытайдан Казакъстанга ире һәм балалары янына качып кайткан Сайрагөл Сауытбайга теләктәшлек күрсәтүгә чакырган мөрәҗәгать таралды.

Казакъстан ватандашы булмаган 41 яшьлек Сайрагөл Сауытбайга узган ел мәхкәмә, чикне канунсыз узган өчен, 6 ай шартлы хөкем карары чыгарды. Хәзерге вакытта Сауытбай Казакъстанда качак статусы алу өчен көрәшә, чөнки апрельдә аның сыену урыны эзләүче зат статусының мөддәте тәмамлана һәм ул кире Кытайга тапшырылырга мөмкин.

Бүген таралган мөрәҗәгатьттә Сауытбайга ярдәм итү сорала.

"Аны Кытайга тапшыруга без, мөселман җәмгыяте дә комачаулый алабыз. Бүген Казакъстанда Сайрагөлгә качак статусы һәм Казакъстан ватандашлыгы бирүне сорап ил президенты Назарбаевка мөрәҗәгатьләр җыю бара. Әйдәгез, без, Русия мөселманнары да, үз тавышларыбыз белән бу үтенечләргә кушылыйк", диелгән Русия мөселманнарына юнәлгән мөрәҗәгатьтә.

Русия мөселманнарын Сайрагөл Сауытбайга качак статусы Һәм Казакъстан ватандашлыгы бирүне сорап Назарбаевка кыска видеомөрәҗәгать яздырып җибәрүне үтенәләр.

Сайрагөл Сауытбай Кытайдагы мөселманнар ябып тотыла торган тәрбия үзәкләренең берсендә эшләгән. 2016 елда аның ире балалары белән Казакъстанга кайтып, Казакъстан ватандашлыгы алганнар. Ә Сауытбайны, яшерен мәгълүмәткә кагылышлы эш башкарган булганлыктан, илдән чыгармаганнар.

Казакъстанга качып кайткач, Сауытбайны илнең чигендә тоткарлыйлар һәм ил чиген канунсыз узганы өчен кулга алалар. Мәхкәмә утырышында ул үзе эшләгән концлагерь турында, Кытайда дистәләрчә мең уйгыр, казакъ, кыргыз, татар, дүнгәннәрне бу үзәкләрдә ябып тотулары турында сөйли. Кытайда аңа Кытайның дәүләт сере булып саналган яшерен мәгълүмәтне ачып салганы өчен үлем җәзасы яный.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Русия дә, Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәгән иде. Күптән түгел Русия тышкы эшләр министры Синҗандагы хәлләргә карата "без башка дәүләтләрнең эчке проблемнарына тыкшынмыйбыз" дип әйтте.

Кытай рәсмиләре исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Мөселманнарны эзәрлекләүне алар, беренчедән, экстремизмга каршы көрәш дип, икенчедән, "кешеләргә якты киләчәккә юллама" дип атый.

The Independent язуынча, Кытайның тәрбия бирү үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселман вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG