Accessibility links

Кайнар хәбәр

FT: АКШ бизнесы Калви эше өчен Петербур форумына бойкот белдерә


Майкл Калви

АКШ бизнесменнары һәм Русиядәге АКШ илчесе Джон Һантстман, әгәр Майкл Калвины иреккә җибәрмәсәләр, форумга бармаячакларын белдерә.

Американың эре ширкәтләре җитәкчеләре июньдә узачак Петербур икътисад халыкара форумына бойкот белдерергә мөмкин. Бу Baring Vostok фондына нигез салган АКШ ватандашы Майкл Калвины кулга алу белән бәйле дип яза Financial Times. Элегрәк Русиядәге АКШ илчесе Джон Һантстман да, Калвины иреккә җибәрмәсәләр, форумга бармаячагын белдергән иде.

Басма чыганакларының берсе искәртүенчә, эшмәкәрләр курка. Алар Русия президенты Владимир Путин Калвины эзәрлекләүне хуплый дип саный. "Калви төрмәдә икән, мондый хәл һәркем белән дә булырга мөмкин", дигән Financial Times әңгәмәдәше. Башка чыганак сүзләренчә, Калвины кулга алу - инвестиция климатына һөҗүм һәм "Петербурда халыкара затларның булмавы моны күрсәтеп торачак".

Элегрәк Кремльдә Калвины сак астына алу инвестиция өлкәсенә зыян салырга тиеш түгел дип белдергәннәр иде. Әмма Baring Vostok хуҗасын тоткарлаганнан соң Американың берничә ширкәте Русиягә планлаштырылган сәфәрләреннән баш тартты дип хәбәр итә Reuters.

Майкл Калви Мәскәүдә 15 февральдә тоткарланды. Ул сак астында тотыла.

Тикшерү мәгълүматына күрә, Калви "Восточный" банкыннан 2,5 млрд доллар урлау схемасын оештырган. Эшмәкәр гаепләүләрне кире кага. Мәхкәмәдә ул үзенә карата гаепләүләрне ялган дип атады һәм моны "Восточный" банкының җитәкчеләр шурасы әгъзасы Шерзод Йосыпов, тагын бер хиссә тотучысы Артем Аветисян һәм үзе арасындагы корпоратив низаг белән бәйләде.

Кремльгә якын чыганакларына сылтанып, "Дождь" телеканалы хәбәр итүенчә, Baring Vostok 2018 елгы президент сайлау алдыннан протест чараларына акча бүлгән булырга мөмкин дип фаразлана.

Эшмәкәрне азат итү өчен бизнес-омбудсмен Борис Титов, Сбербанк башлыгы Герман Греф, "Яндекса"ка нигез салучы Аркадий Волож чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG