Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда узган пикетта Азат Мифтаховны азат итүне таләп иттеләр


Пикетта катнашучы активист Азат Мифтаховны азат итүне таләп иткән плакат тоткан

"Бессрочный протест"ның җиде активисты төрле темаларга ялгыз пикетлар уздырды.

Шимбә кич Самарда "Бессрочный протест" хәрәкәте активистлары ялгыз пикетларга чыкты. Алар "чүп реформасы", интернетны томалау, хакимиятне мыскыллау өчен хөкемгә тарту канунына каршы һәм сәяси тоткын Азат Мифтаховны азат итүне таләп итте.

Пикетлар Самар үзәгендә Ленинград урамындагы юлда ике сәгать дәвам итте. Активистлар кулларына "Интернет — последняя наша свобода!", "Власть, которая требует к себе уважения, меньше всего его заслуживает!", "Свободу Азату Мифтахову", "Мусорную реформу на помойку" кебек шигарьләр тоткан иде.

"Без ялгыз пикетларга чыгып үзебезнең актив ватандашлык позициясен генә күрсәтү максатын куймадык. Хакимиятнең бер-бер артлы ирекне кысуны дәшмичә карап тору ярамый" диде "Idel.Реалии"га пикетчыларның берсе Илья Карандашев.

Бер атна элек Самарның "Бессрочный протест"чылары иң зур Самар — Аврора Молл сәдә үзәге түбәсендә "Свободу Азату Мифтахову" ("Азат Мифтаховка ирек" дигән баннер элгән иде.

Март башында мәхкәмә Мифтаховны сак астында тотуны 7 апрельгә кадәр озайтты.

2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.

Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр. Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать ясады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG