Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутскида икенче көн мигрантларга каршы чаралар уза


Якутски урамы
Якутски урамы

Протест чаралары аркасында автобус йөртүчеләр эшкә чыкмады, яшелчә-җимеш кибетләре ябылды.

Якутски шәһәрендә 17 яшьлек кызны Үзәк Азиядән килгән кеше көчләү очрагыннан соң икенче көн инде мигрантларга каршы протест чаралары уза. 19 мартта кайбер автобус йөртүчеләр эшкә чыгудан баш тартты. 430 автобусның 80-90ы урамнарга чыкмады. Әлеге автобусларны читтән килеп эшләүчеләр йөрткән, аларның бер өлеше техник төзексезлекләр турында, кайберләре һөҗүмнәрдән куркуларын белдерә. Sakhaday басмасы хәбәр итүенчә, 18 мартта берничә кеше автобус йөртүчене кыйнаган. Мондый һөҗүмнәр видеолары социаль челтәрләрдә тарала.

Моннан тыш, шәһәрдә яшелчә-җимеш сатучы кибетләр дә ябык. Элегрәк Якутски мэры такси хезмәтләрен, җәмәгать туклануы һәм сәүдә оешмаларын тикшерәчкәләре турында белдергән иде. Мигрантларның рөхсәт документларын да тикшерәчәкләр.

Протест чаралары 17 мартта ук башланды. Тәртип саклаучылар Якутскидагы мәчетне контрольгә алды.

18 мартта митингка берничә мең кеше чыкты. Алар алдында Якутия башлыгы Айсен Николаев та чыгыш ясады. Ул миграция өлкәсендә контрольне кырыслатырга вәгъдә бирде.

Полиция кызны көчләүдә һәм урлап китүдә шикләнелүче өч кешене тоткарлаган. Көчләүдә шикләнелүче - Кыргызстан ватандашы, ул гаебен таныган диелә, аны сак астына алганнар. Тагын икесе кешене канунсыз ирегеннән мәхрүм итүдә гаепләнә.

Якутиянең тышкы элемтәләр һәм халыклар эшләре министрлыгы сайтында хәбәр ителүенчә, Якутскига Кыргызтан делегациясе килгән. Миграция дәүләт хезмәте рәисе урынбасары Самат Токтоболотов җинаятьне кискен хөкем иткән диелә.

XS
SM
MD
LG