Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан референдумын искә алырга 60лап кеше җыелды


Казанда узган митинг
Казанда узган митинг

Казанның Тинчурин паркында Татарстан суверенитеты турында референдум уздыруның 27 еллыгына багышланган митинг узды.

Митингны үткәрүгә рөхсәт алганда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Рәис Хәбиров аны шәһәр үзәгендә - Бауман урамы, Мулланур Вахитов һәйкәле янында яисә Меңъеллык мәйданда уздырырга теләсә дә, Казан хакимияте Тинчурин бакчасын билгеләгән.

Берничә сәгать элек биредә КПРФ “Татарстан ватандашларының социаль-икътисади хокукларын яклау өчен”, дигән шигар белән митинг уздырган иде. Бер-бер артлы охшаш чара булгангамы, ТИҮ чарасында катнашучылар фаразланганнан азрак булды. Хәбиров шәһәр җитәкчелегенә документлар тапшырганда Тинчурин бакчасына 90 килә дип язса да, чынлыкта 60-лап кына кеше иде.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев 27 ел элек булган референдумның әһәмияте әйтеп бөтергесез дип чыгыш ясады.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"1992 елның 21 мартында референдумда: "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме?", дигән сорау куела. Анда катнашкан халыкның 61,4 проценты "әйе" дип җавап бирде. Бу Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү һәм Татарстанның конституциясен кабул итү белән бер рәттә торучы бөек вакыйга", диде Зәкиев. Аның фикеренчә әлеге вакыйга әле дә актуаль.

2001 елның 19 апрелендә Русиянең конституция мәхкәмәсе Татарстан суверенитеты турында маддәне Русия конституциясенә туры килми дип таныды. 2002 елда Татарстан Дәүләт шурасы Татарстан конституциясен яңа редакциядә кабул итте. Бу хакта чыгыш ясаучылар еш кабатлады. Телефон аша элемтәгә Фәүзия Бәйрәмова да чыкты. Ул, Татарстан җитәкчелеге референдум нәтиҗәләрен тиешенчә кулланмады диде.

Митингта күренекле кешеләрдән Камал театры артисты Әзһәр Шакиров та чыгыш ясады. Чара ахырында резолюция кабул ителде. Таләпләр арасында - БМОга, Европа берлегенең Парламент ассамблеясенә референдум һәм дәүләт суверенитет турындагы декларацияне тану.

XS
SM
MD
LG