Accessibility links

Кайнар хәбәр

XV Казан мөселман киносы фестиваленең төп исемлегенә 55 фильм кергән


Төп номинациядә Татарстаннан да бер фильм катнаша.

XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп исемлегенә 55 фильм кергән. “Озын метражлы нәфис фильм”, “Озын метражлы документаль фильм”, “Кыска метражлы нәфис фильм” һәм “Кыска метражлы документаль фильм” номинацияләренеңдә һәрберсендә унар фильм, “Милли конкурс” номинациясендә 15 фильм катнаша. Бу турыда фестивальнең матбугат хезмәте белдерә.

Фестивальдә Европа (Франция, Германия, Сербия, Португалия, Исландия, Босния һәм башка илләр) элекке Совет берлеге дәүләтләре (Русия, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әрмәнстан һәм башка илләр), АКШ, Төркия, Иран, Көньяк Азия (Непал, Әфганстан, Бангладеш), Африка (Кения, Мәгъриб, Мисыр) кинолары күрсәтеләчәк.

“Тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә Татарстаннан Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмы катнаша. Татарстан режиссеры Ләйлә Сәлахетдинованың “Овертайм” фильмы “Кыска метражлы нәфис фильм” номинациясенә, Салават Юзеевның “Шиһаб хәзрәт” фильмы “Озын метражлы документаль фильм” номинациясенә кертелә.

“Милли конкурс” номинациясендә Татарстан режиссерларының төрле жанрдагы 15 фильмы катнаша.

XS
SM
MD
LG