Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медиазона" Түбән Кама полициясендә җәфалаулар турында мәкаләне тыйган Роскомнадзор белән мәхкәмәләшә


Пиркин эшендә гаепләнүче полиция хезмәткәрләре
Пиркин эшендә гаепләнүче полиция хезмәткәрләре

“Медиазона” Түбән Камаз полициясендә җәфалаулардан соң Илназ Пиркинның үз-үзен үтерүе турында язылган мәкаләне тыю канунсыз дип саный.

“Медиазона” редакциясе Илназ Пиркинны үз-үзенә кул салырга этәргән полиция җәфалаулары турында мәкаләне тыелган мәгълүмат исемлегенә керткән Роcкомнадзорга каршы шикаять белән Мәскәүнең Таганский район мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

2017 елда Түбән Кама полициясендәге җәфалаулардан соң 22 яшьлек Пиркин үз-үзенә кул салган иде. Җәфалаулар турында мәкалә 13 декабрьдә басылып чыккан.

Роскомнадзор басмадан мәкаләдәге суицид турындагы мәгълүматларны бетерүне таләп иткән.

Хокук яклаучы Павел Чиков үзенең Телеграм каналында язуынча, “Медиазона” Роскомнадзорның бу карары канунсыз, мәкаләдә суицидка өндәү юк дип саный. Редакция фикеренчә, мәкаләдә Пиркинның үз-үзен үтерүе белдерелә һәм бу турыда рәсми мәгълүмат чыганакларында булган сүзләр генә бирелә.

Мәхкамәдә “Медиазона”ны яклаучы “Агора” юристы Севан Авалян әйтүенчә, Роскомнадзор интернетта суицид очрагы искә алынган барлык язмаларны томалау белән шөгыльләнә.

Пиркинны җәфалауларга бәйле булуда гаепләнүче биш хезмәткәрнең эшен мәхкәмәдә карау 26 мартта башланды. Ринат Әхмәтшин, Гадел Рәхимов, Игорь Филинов, Наил Миндубаев һәм Михаил Логачев көч кулланып вазифаларын арттыруда һәм кешене үз-үзен үтерүгә җиткерүдә гаепләнә.

Эшнең тагын бер фигуранты Илнар Гарипов качкан һәм эзләүгә игълан ителгән. Аның эше аерым карала.

Түбән Кама егете Пиркин 2017 елның 19 октябрендә үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Тәртип саклаучылар Пиркин Николай Удиряковның машинасыннан магнитола урлаган дип шикләнгән.

Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәфалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйнаган. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак Удиряковка аны кире кайтаруын әйтә.

Пиркинны Удиряков полициядән гаризасын алгач тоткарлыйлар.

XS
SM
MD
LG