Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең һәр өченче төбәгендә, шул исәптән Татарстанда үлүчеләр саны арткан


2018 елда үлүчеләр санының артуы Мәскәүдә, Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә аеруча нык сизелгән.

2018 елда үлүчеләр саны Русиянең һәр өченче төбәгендә арткан. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.

Аның сүзләренчә, Русиядә былтыр табигый кимү 99,7 мең кеше тәшкил иткән. Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елның 1 гыйнварына илдә 146 млн 780 мең 720 кеше яшәгән.

2018 елда үлүчеләр санының артуы Мәскәүдә, Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә аеруча нык сизелгән. Процент белән исәпләгәндә, үлүчеләр саны Чукоткада нык арткан (21 процентка).

Шул ук вакытта Голикова халык санын бала табуны стимуллаштырып кына арттырып булмый дигән фикердә. Чөнки Русиядә бала табу яшендәге хатын-кызлар саны кими. Хәзер алар 35 миллионнан артмый.

Былтыр декабрь ахырында Росстат халык санының 10 ел эчендә беренче тапкыр кимүен күрсәтүче мәгълүмат чыгарган иде. Миграция агымы табигый кимүне каплый алмаган.

2015 елдан Росстат Кырым халкы исәбен дә алып бара. Анда ике миллионлап кеше яши. Русия аннексиясеннән соң Кырым халкы 50 мең кешегә кимегән.

XS
SM
MD
LG