Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диалог: Миңа эш кирәк


  • Сельма: Айгөл, сәлам! Ничек хәлләр?
  • Айгөл: Сәлам, Сельма! Яхшы, үзеңдә?
  • Сельма: Ярыйсы. Айгөл синең дизайн һәм интерьер буенча үз бизнесың бар, шулаймы?
  • Айгөл: Әйе. Ник сорыйсың?
  • Сельма: Айгөл, мин эш эзли идем.
  • Айгөл: Теге эшеңнән киттең мени?
  • Сельма: Киттем, туйдым. Ял көннәрендә дә эшләргә таләп итәләр. Акчасы әз. Бәлки дус эшмәкәрләреңә яхшы бухгалтер кирәктер?
  • Айгөл: Теге эшеңдә ничә ел эшләгән идең?
  • Сельма: Озак эшләдем, 9 ел.
  • Айгөл: “Headhunter”га резюме куй һәм миңа почтага җибәр. Иртәгә Арслан Айратовичка әйтермен, аңа бухгалтер кирәк иде бугай.
  • Сельма: Рәхмәт!
  • Айгөл: Юк өчен! Тик хезмәт хакы турында бер нәрсә дә әйтә алмыйм.
  • Сельма: Яхшы, аңладым. Рәхмәт!
XS
SM
MD
LG