Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр тарихта беренче тапкыр кара упкын сурәтен күрсәтте


"Вакыйга офыгы телескопы" проекты нәтиҗәсендә ясалган кара упкын сурәте

Галимнәр дистәләгән телескоптан алынган мәгълүматны ике ел эшкәртеп, тарихта беренче тапкыр кара упкын сурәтен күрсәттеләр.

10 апрель астрофизиклар кара упкын сурәтен күрсәтте. Бу – кара упкынның тарихта беренче сурәте. Аны тәкъдим итү чарасы онлайн күрсәтелде. Чара "Вакыйга офыгы телескопы" халыкара проекты кысаларында бер үк вакытта Бельгия, АКШ, Япония, Дания, Кытай, Чили һәм Тайваньдә оештырылды.

Сурәт "Вакыйга офыгы телескопы" проекты эшчәнлеге нәтиҗәсендә ясалды. Ул күпчелек галактика төшен тәшкил иткән гаять зур кара упкыннарны күзәтү өчен оештырылган иде. Астрофизиклар Җиргә якынрак булган Киек каз юлы үзәгендә урнашкан ике кара упкынга игътибар иткән.

Кара упкынны Җирдән күрү шактый катлаулы булса да, астрофизиклар төрле кыйтгаларда урнашкан дистәләп радиотелескопны бер зур, "виртуаль" телескопка, интерферометрга берләштергән. Ул күк җисемен төрле нокталардан күзәтү мөмкинлеген бирә, соңрак исә барлык алынган мәгълүматлар берләштерелә һәм эшкәртелә.

"Вакыйга офыгы телескопы" проектында катнашучы галимнәр ике кара упкынны 2017 елның апрелендә ун көн дәвамында күзәткән. Алар 500 терабайт күләмендә мәгълүматны алуга ирешкән, әлеге мәгълүматны астрофизиклар ике ел дәвамында эшкәрткән.

Кара упкын – гаять көчле гравитациясе булган урын, ул утны да йота. Андый күренешнең булу ихтималын XX гасыр башында нисбәтлелек теориясе дәлилләгән, ләкин аның авторы, галим Альберт Эйнштейн үзе кара упкыннар булуына ышанмаган. XX гасырның икенче яртысында кара упкыннар теориясе яңа, көчле телескоплар ярдәмендә дәлилләнде, галимнәр хәзер кара упкыннар барлыгында шикләнми диярлек. Ләкин аларның Җирдән ерак урнашуы сәбәпле моңарчы аларны күзәтеп булмаган, астрофизиклар аларның нинди булуын фаразлый гына алган.

XS
SM
MD
LG