Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диалог №1: Акча кая китә?


  • Гөлинә: Сәлам, Камил! Ничек хәлләр?
  • Камил: Ярыйсы, Гөлинә.
  • Гөлинә: Ничек соң? Кичә Гүзәлне кинога чакырдыңмы?
  • Камил: Бик теләгән идем, ләкин чакырмадым шул.
  • Гөлинә: Ник? Нәрсә булды?
  • Камил: Акчам җитмәде.
  • Гөлинә: Узган атнада гына хезмәт хакы алган идек бит...
  • Камил: Бетте инде. Бурычка алырга теләмим. Кая китә бу акча?
  • Гөлинә: Көндәлек чыгымнарыңны кимет. Эшкә көн саен таксида йөрисең бит, җәмәгать транспортында яки җәяү йөрергә кирәк. Арзанрак булыр.
  • Камил: Шулаймы?
  • Гөлинә: Һәр иртә каһвә эчсәң, ай буена күп җыела!
  • Камил: Таксида да йөрмә, каһвә дә эчмә… Бәлки, күңел ачуга да акча тотмаска?
  • Гөлинә: Дөрес әйтәсең, күңел ачуга да акча күп китә. Кыскасы, чыгымнарны киметергә кирәк!
  • Камил: Юк инде, чыгымнарны киметергә түгел, ә керемне арттырырга кирәк.
XS
SM
MD
LG