Accessibility links

Ерак Көнчыгыш халкы 1 майда сары жилетларда каршылык чарасына чыкмакчы


"Сары жилетлар" йөрешенә чакырып яздырылган видеодан күренеш
"Сары жилетлар" йөрешенә чакырып яздырылган видеодан күренеш

Ерак Көнчыгышта мессенджерларда "сары жилетлар демонстрациясе"нә чакырулар тарала.

Чараны оештыручылар Ерак Көнчыгышның төрле шәһәрләрендә урамнарга чыгып, "хакимияттәге фиркагә һәм җирле түрәләргә ышанмаучылык белдерәбез" диләр.

Социаль челтәрләрдә таралган видеоролик каһарманнары һәм авторлары төбәктә яшәүчеләрне 1 май демонстрациясенә, Франциядә протест белдерүчеләр кебек, сары жилетлар киеп кушылырга тәкъдим итә. Петропавловски-Камчатски шәһәре активисты Алексей Петров сүзләренчә, түрәләр базарларның берсендә сары жилетлар сатуны тыеп, чарага комачауларга тырышкан.

Әлеге шәһәрдә 1 майда активистлар шулай ук "ачык микрофон" да оештырырга җыена. Монда кешеләр Русиядәге сәяси һәм икътисади вазгыятькә үз фикерен белдерә алачак. Бөтен чыгышлар яздырылган ролик интернетка куелачак, дигән Сибирь.Реалиига Александр Петров.

Магадан өлкәсендә яшәүчеләр видео астында калдырган комментарийларда "сары жилетлар" чарасына теләктәшлек белдерәчәкләре турында яза. Алар килештерелгән бәйрәм йөрешенә кушылмакчы.

Быел гыйнварда Новосибирски үзәгендә пенсия реформасына, өстәмә кыйммәт салымы артуга һәм бензин бәяләре күтәрелүгә каршы митингка да халык сары жилетларда чыккан иде.

2018 елның ноябрендә Франциядә ягулык өчен салымнарның артуы турында игълан ителгәннән соң митинглар башланды. Аларда катнашучылар, протест билгесе буларак, сары жилетлар киде.

XS
SM
MD
LG