Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Русия һәм Кытай белән атом-төш килешүе әзерләргә кушкан


АКШ президенты Дональд Трамп

Медиа мәгълүматынча, Трамп бернинди дә башка килешүләр белән көйләнмәгән Русиянең атом-төш корал куллануын чикләргә, Кытай потенциалын тикшерергә һәм тыярга омтыла.

АКШ президенты Дональд Трамп үзенең идарәсендә Русия һәм Кытай белән коралландыру өлкәсендә контроль турында яңа килешүләр өлгесе әзерләргә кушкан. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып The Washington Post һәм CNN хәбәр итә.

Шулай итеп, медиа мәгълүматынча, Трамп бернинди дә башка килешүләр белән көйләнмәгән Русиянең атом-төш корал куллануын чикләргә, Кытай потенциалын тикшерергә һәм тыярга омтыла.

CNN чыганакларының берсе сүзләренчә, Трамп коралландыруны контрольдә тотуга Русия һәм Кытай, бөтен корал, бөтен ракетлар керергә тиешлеген ачык аңлата. Мондый килешү төзергә ниятләүләрен АКШ президенты гыйнвар аенда Америка халкына мөрәҗәгать белән чыкканда ук әйткән иде.

Яңа килешү Русия белән 2021 елга кадәр каралган Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен (СНВ-3) алыштырырга мөмкин.

Washington Post мәгълүматынча, президент идарәсендә Русиядә булган яки төзелеп килгән яңа атом-төш коралларының күплеге өчен борчылалар. АКШта шулкадәр күләмдә мондый корал юк. Тактик дип аталган бу коралларга Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүе кагылмый.

Басма чыганаклар Кытай сөйләшүләрдә катнашырга теләмәс дип саный. Пекин мондый килешүләрдә катнашудан ерак тора, шул исәптән атом-төш арсеналы Американыкыннан калышу сәбәпле дә дип искәртә Америка авазы.

XS
SM
MD
LG