Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кеше хокуклары конвенциясеннән чыгарга мөмкин


Европа шурасының Парламент ассамблеясы утырышы
Европа шурасының Парламент ассамблеясы утырышы

Русия Европа шурасыннан һәм Европа кеше хокукларын һәм төп иреклекләрне яклау конвенциясеннән чыгарга мөмкин.

Бу турыда РИА Новостига интервьюда Русиянең Еврора шурасындагы даими вәкиле Иван Солтановский белдерде.

Солтановский июнь аенда оешманың генераль секретарен сайлауда Русиягә башка әгъзалар белән тигез мөмкинлекләр бирелергә тиеш диде. Солтановский әйтүенчә, бу мәсьәләдә компромисска ирешелмәсә, Русия барлык мөмкинлекләрне, шул исәптән Европа шурасыннан һәм Европа кеше хокукларын һәм төп иреклекләрне яклау конвенциясеннән чыгу мөмкинлеген дә карый.

  • Кырым аннексиясеннән соң Европа Русиягә каршы чикләүләр кертә башлагач Русия Европа шурасының Парламент ассамблеясы утырышларында катнашуын һәм оешма бюджетына акча кертүен туктатты.
  • Парламент ассамблеясының апрель утырышында депутатлар күпчелек тавыш белән Русияне оешма бюджетына үз өлешен кертергә һәм утырышларда катнашу өчен Русия төркемен билгеләрнә чакырды. Оешма низамнамәсендә ике ел буе оешма бюджетына түләүләрдән баш тарткан илнең әгъзалыгын туктату мөмкинлеге турында язылган. Русиянең бюджетка өлеш кертүне туктатуына 2019 елның июнь ахырында ике ел тула.
  • Мәскәү ассамблея утырышларында тулы хокуклы әгъза буларак кына катнашырга әзер булуын белдерде.
  • 5 майда Европа шурасы оешуга 70 ел тулды.
XS
SM
MD
LG