Accessibility links

Кайнар хәбәр

ДИАЛОГ: ИРТӘГӘ ЯКШӘМБЕ БИТ


  • Регина: Эльвина, мин кайттым!
  • Эльвина: Сәлам, апа! Мин спагетти пешердем, ашыйсыңмы?
  • Регина: Юк, мин ашадым.
  • Эльвина: Ярар, алайса. Әйдә ял итик, иртәгә иртә торырга кирәк.
  • Регина: Нигә иртәгә иртә торырга кирәк?
  • Эльвина: Нигә-нигә? Эшкә!
  • Регина: Иртәгә якшәмбе бит! Син нәрсә, апа, якшәмбе дә эшлисең мәллә хәзер?
  • Эльвина: Әй, Аллам! Оныттым! Әйдә алайса берәр кино карыйк?
  • Регина: Ниндине? Комедиямы?
  • Эльвина: Юк, әйдә берәр драма. “Хатико” кебекне.
  • Регина: Драма моңсу бит ул... Әйдә берәр кызык комедия инде?
  • Эльвина: Ярар, әйдә. Ә мин киттем кибеткә, попкорн алып керәм.
  • Регина: Миңа карамель белән.
  • Эльвина: Яхшы, хәзер, мин тиз.
XS
SM
MD
LG