Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом килешүенең йөкләмәләрен үтәүне өлешчә туктатты


Хәсән Роухани (уңнан икенче)

Иран президенты Тәһран баетылган уран һәм авыр су сатуны туктатачак дип белдерде.

Иран атом килешүендә каралган кайбер йөкләмәләрне үтәүне туктатты. Тәһран бу карар турында Русия, Британия, Кытай, Европа берлеге, Франция һәм Германия илчеләренә хәбәр итте. Бу хакта ил президенты белдерүендә әйтелә. Хәсән Роухани Тәһран баетылган уран һәм авыр су сатуны туктатачак дип белдерде.

60 көннән Иран килешүнең тагын берничә пунктыннан баш тартырга мөмкин. Роухани әлеге вакытны килешүне имзалаган башка тарафларга Иранның нефть һәм банк секторын Америка чикләүләреннән саклау өчен биргән.

7 май АКШ Дәүләт секретары Майк Помпео Европага эш сәфәрен өзеп, Гыйракка китте. Помпео моны Иранның активлыгы артуы белән аңлатты. Ә Пентагон Тәһәран төбәктә Америка хәрбиләренә һөҗүм әзерләргә мөмкин дип искәртә.

Тәһранның атом програмыннан баш тартуы турында килешү халыкара чикләүләрне йомшарту өчен 2015 елда төзелгән иде. Аны бер яктан Иран, икенче яктан АКШ, Франция, Британия, Кытай һәм Германия имзалады. 2018 елда АКШ Иран белән атом килешүеннән чыкты. АКШ президенты Дональд Трамп ул вакытта килешүне гаделсез дип атады һәм яңа таләпләр куйды. Моннан соң Вашингтон Тәһранга карата чикләүләрне киңәйтте. Европа берлеге һәм Төркия чикләүләр атом килешүен саклап калуга куркыныч тудыра дип белдерде.

XS
SM
MD
LG