Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Русия-Япония солых килешүе мәсьәләсендә зур каршылыклар бар


Таро Коно (с) һәм Сергей Лавров (у) Мәскәүдә, 10 май 2019
Таро Коно (с) һәм Сергей Лавров (у) Мәскәүдә, 10 май 2019

Русия белән Япониянең солых сөйләшүләрендә чишелешнең ерак булуын ике илнең дә тышкы эшләр министрлары белдерде.

Русия белән Япония арасында солых килешүе мәсьәләсендә зур каршылыклар дәвам итә. Бу турыда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде. Бүген ул Мәскәүдә Япония тышкы эшләр министры Таро Коно белән очрашты. Коно да каршылыкларның калуын раслады.

Лавров сүзләренчә, сөйләшүләрнең бүгенге өченче раунды ике ил башлыкларының Совет берлеге белән Япония арасында 1956 елгы декларация нигезендәге солых сөйләшүләрен тизләтү карарына ярашлы оештырылган. Ул декларациядә Совет берлеге солых килешүе имзаланган очракта Хамобаи һәм Шикотан утрауларын Япониягә кайтаруга ризалаша.

Элегрәк Кремль 1945 елда Япониядән тартып алынган җирләрнең автомат рәвештә кайтарылмаячагын, тарафларның компромисс эзләвен белдерде.

Былтыр Русия президенты Владимир Путин солых килешүен алдан шартлар куймый гына имзаларга тәкъдим итте. Ул чакта Япония премьер-министры Синдзо Абэ моңа ризалашмаячагын белдерде.

Токио озак еллар буе Курил утрауларының дүртесен Япониягә кайтару өчен тырыша. Икенче дөнья сугышы тәмамланганда Итуруп, Шикотан, Кунашир һәм Хабомаи Совет берлеге контролендә калды. Чик билгеләү каршылыклары нәтиҗәсендә ике формаль рәвештә әле дә сугыш хәлендә санала.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге мәгълүматларына караганда, русияләрнең 77 проценты әлеге утрауларны Япониягә кайтаруна каршы.

XS
SM
MD
LG