Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортча диктант чарасы быел халыкара дәрәҗәдә узачак


Башкорт дәүләт университеты бинасы
Башкорт дәүләт университеты бинасы

Башкортча диктантка АКШ, Канада, Германия, Төркия, Франция, Британия, Казакъстандагы башкортлар да кушылыр дип көтелә.

18 майда башкорт теленнән халыкара диктант язу оештырылачак. Күпчелек диктантлар Уфада язылачак. Шул ук вакытта республика районнарында, Русия төбәкләрендә дә диктант язу урыннары булдырылачак. Моннан тыш, чарага чит илдә яшәүче башкортлар да кушылачак. Диктант Уфа вакыты белән иртәнге сәгать унда башлана.

Уфада диктант язу өчен берничә мәйдан булдырыла: Башкорт дәүләт университетында, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, Дөнья башкортлары корылтае бинасында. Аудиторияләр башкорт телендә иркен сөйләшүчеләр һәм телне яңа өйрәнә башлаганнар өчен аерым бүленә.

Альтернатив мәйданнар БДУ филиалларында, Башкортстан районнары мәктәпләрендә дә оештырыла.

Чит илләрдән АКШ, Канада, Германия, Төркия, Франция, Британия, Казакъстан да чарага кушылыр дип көтелә. Алар диктантны онлайн язачак. Ул bashkdictant.ru сайтында трансляцияләнәчәк. Шул ук сайтта 30 көн эчендә диктантның нәтиҗәләре дә басылып чыгачак. Язмаларны шундагы электрон почта адресына җибәрергә кирәк булачак.

Диктант язучыларга сертификат та тапшырылачак ди оештыручылар.

Чараны Башкортстан мәгариф министрлыгы, Югары белем бирү оешмалары ректорлары шурасы, БДУ, БДПУ, Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды оештыра.

Башкортча диктант чарасы беренче тапкыр 2015 елда Башкорт дәүләт университетында оештырылган иде. Быел ул халыкара дәрәҗәдә уза.

XS
SM
MD
LG