Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада бер Superjet очышы тоткарланды, икенчесендә очкыч алыштырылды


Sukhoi Superjet 100 очкычы
Sukhoi Superjet 100 очкычы

Уфа һава аланында 24 майда Sukhoi Superjet 100 (SSJ-100) очышы техник сәбәпләр аркасында биш сәгатькә тоткарланды. Ул иртәнге сәгать алтыларда Дондагы Ростовка очарга тиеш булган, әмма көндезге уникенче яртыда гына очып китә алды.

"Азимут" һава ширкәте очкычы тоткарланган. "Башинформ" язуынча, һава аланында очышның кичектерелүен техник сәбәпләр белән аңлатканнар.

"Аэрофлот" исә SSJ-100 белән Мәскәүгә очарга тиешле юлчыларның башка очкычларга күчерелүен бер тәүлек кала хәбәр иткән. 90 юлчы башка рейсларга утыртылган.

23 май Яңа Уренгойдан Уфага очучы Superjet капитаны Урал таулары өстендә очкычлар бәрелешүен кисәтү системында хилафлыклар булуын хәбәр иткән һәм түбәнәергә рөхсәт сораган. "Интерфакс" язуынча, экипажга рөхсәт биргәннәр һәм очкыч Уфага кадәр шул режимда кайтып җиткән.

5 майда "Аэрофлот" ширкәтенең Мостай Кәрим исемен йөртүче "SSJ-100" очкычы Мәскәүдән Мурманскига очып киткәннән соң техник сәбәпләр аркасында бераздан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. "Шереметьево" һава аланына төшеп утырганда ул җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Очкычтагы 78 кешенең 41-е һәлак булды.

Русия Boeing һәм Airbus очкычларына көндәш итәргә теләгән Superjet беренче мәртәбә җәмәгатьчелеккә 2007 елның сентябрендә күрсәтелде, 2008 елның маенда беренче очыш сынавы үтте. Барлыгы 170-ләп очкыч җитештерелгән. Аларның күпчелеген Русия ширкәтләре куллана. Бу очкычта еш кына төрле җитешсезлекләр ачыклана. 2016 елда Бигеш һава аланында да Superjet очкычы җитешсезлек сәбәпле кире төшеп утырырга мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG