Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тереза Мэй Британия премьер-министры вазифасыннан китәчәген белдерде


Тереза Мэй, 24 май 2019.
Тереза Мэй, 24 май 2019.

Британия премьер-министры Тереза Мэй 7 июньдә Консерватив фирка җитәкчесе һәм премьер-министр вазифаларыннан китәчәген белдерде.

"Моның ил мәнфәгатьләре өчен яхшы булачагын аңладым", дигән Мэй. Моны ул җомга матбугат очрашуында белдерде дип яза Reuters.

"Брекзитны төгәлли алмавым миңа кызганыч", дип тә әйткән Мэй һәм чыгышы ахырында елап та җибәргән дип хәбәр итә BBC.

Соңгы айларда Мэй Британиянең Европа берлегеннән чыгу эшен төгәлли алмавы өчен тәнкыйтьләнде.

  • 2016 елда уздырылган референдум нәтиҗәләре нигезендә быел 29 мартта Британия Европа берлегеннән чыгарга тиеш иде. Әмма ил парламенты хөкүмәтнең берлектән чыгу килешүен раслаудан өч тапкыр баш тартты. Депутатлар шулай ук Европа берлегеннән килешүсез генә чыгуны тыйды.
  • Депутатларда теләктәшлек тапмагач, Мэй Брекзит мәсьәләсендә компромисс табу өчен оппозиция белән сөйләшүләр алып баруын игълан иткән иде. 21 майда ул бу эшнең дә барып чыкмавын таныды.
XS
SM
MD
LG