Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көндәшлеккә сәләтле икътисадлар рейтингында Сингапур беренче урында


Сингапур
Сингапур

Сингапур мондый уңышка технологик инфраструктура, квалификацияле эшчеләр, иммиграция өчен уңай кануннар нәтиҗәсендә ирешкән. Русия 45нче урында.

Сингапур дөньяның көндәшлеккә иң сәләтле илләр исемлегендә беренче урында тора. Икенчедә - Һоңкоң. Моңа кадәр рейтингта беренче булган АКШ өченче урынга төшкән. Бу хакта Швейцариянең IMD бизнес мәктәбе төзегән еллык хисапта әйтелә. Исемлеккә барлыгы 63 ил кергән.

Хисап төзүчеләр билгеләвенчә, Сингапур мондый уңышка технологик инфраструктура, квалификацияле эшчеләр, иммиграция өчен уңай кануннар һәм яңа оешмаларны эффектив булдыру нәтиҗәсендә ирешкән.

Һоңкоң икенче урынны уңай салым кануннары һәм инвестицияләргә юлның ачык булуы белән яулаган.

АКШ рейтингның беренче баскычында былтыр гына торды. Хисап авторлары фикеренчә, бу президент Дональд Трампның салым реформасына карата өметләр нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан. Әмма Америка икътисады ягулыкка бәяләр артуы һәм технологияләр экспорты кимү нәтиҗәсендә югалтуларга дучар булды дип саный экспертлар.

Иң алдынгы икътисадлы илләр бишлегенә шулай ук Швейцария һәм Берләшкән гарәп әмирекләре кергән. Русия 45-нче урында, Украина - 54-енчедә. Рейтингның иң ахырында Венесуэла тора.

XS
SM
MD
LG