Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Зеландия мәчетенә һөҗүм итүче үзен гаепле дип танымый


Брентон Таррант

Яңа Зеландиядә мәчеткә һөҗүм иткән Брентон Таррант мәхкәмә утырышында видеоэлемтә аша катнашып, көлемсерәп утырган.

Яңа Зеландиядәге Крайстчерч мәчетенә һөҗүм итүдә гаепләнгән Австралия кешесе Брентон Таррант гаебен танудан баш тарткан.

New Zealand Herald газеты хәбәр итүенчә, модый белдерү белән мәхкәмәдә аның адвокаты чыккан. Таррант үзе утырышта Оклендагы кырыс тәртипле төрмәдән видеоэлемтә аша катнашкан. Ул анда ялгыз камерада утыра. Басма язуынча, гаепләнүче мәхкәмә утырышын көлемсерәп күзәткән.

Утырыш барышында хөкемдар Таррантның психик сәламәтлеген тикшерү бәяләмәсенә караганда, аның үзен гаепле дип тану һәм мәхкәмә каршына басуда проблемнары булмаска тиеш дип хәбәр итте.

Мәхкәмә эше 2020 елның маена билгеләнгән.

28 яшьлек Брентон Таррантка террорчылыкта, 51 кешене үтерүдә һәм тагын 40 кешене үтерергә маташуда гаепләү белдерелгән.

  • 15 март Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендә мәчеткә һөҗүм булды. Һөҗүм итүчеләрнең берсе - 28 яшьлек Брентон Таррант 17 минут дәвамында атышны интернет аша җанлы эфирда күрсәтте. Бу җинаятькә китәр алдыннан Таррант интернетта үз гамәлләрен аңлаткан 37-битлек "манифест" язып элгән. Террор гамәле нәтиҗәсендә 51 кеше һәлак булды.
  • Крайстчерчтагы хәлләрдән соң Яңа Зеландиядә утлы корал сату кануны кырыслатылды. Хакимиятләр мәгълүматынча, Брентон Таррант кануни рәвештә сатып алынган корал кулланган.
XS
SM
MD
LG