Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп АКШ президенты вазифасына сайлау кампаниясен башлавын игълан итте


Дональд Трамп Орландода тарафдарлары алдында
Дональд Трамп Орландода тарафдарлары алдында

АКШ президенты Дональд Трамп сишәмбе кич 2020 елгы сайлау капаниясен башлавы турында рәсми төстә игълан итте. Трамп бу хакта Флорида штатындагы Орландо шәһәрендә күп меңләгән халык килгән митинг ачылышында әйтте.

АКШ президенты Дональд Трамп чыгышын либераль матбугат чараларын тәнкыйтьләүдән башлады. "Фейк яңалыклар" язучы журналистлар "өч-дүрт буш урын күреп", стадион буш иде дип язачаклар диде ул.

Кушма Штатлар президенты вазифасына яңадан сайлау кампаниясен башлау турында игълан итеп, Трамп ике ел ярым эчендә башка беркем дә аның такымы кебек шулкадәр эш башкармады дип белдерде. Трамп үз тарафдарларын демократлар җиңмәсен дип кисәтте. Аның сүзләренчә, "радикаль оппонетлар - демократларны нәфрәт, хорафатлар һәм ачу рухландыра". Алар илне юк итәргә тели, диде АКШ президенты. Ул шулай ук махсус прокурор Роберт Мюллерның 2016 елгы президент сайлауга Русия тыкшынуын тикшерүен дә искә алды. "Беркем дә Русиягә карата Дональд Трамп кебек кырыслык күрсәтмәде", диде ул. Ул американнарны "бу коррупцияле системны юк итү өчен" 2020 елның 3 ноябрендә сайлауга килергә өндәде.

CNN соравы белән SSRS уздырган сораштыруга караганда, американнарның 54 проценты 2020 елгы сайлауда Трамп җиңәр дип фаразлый.

Трамптан тыш АКШ президенты вазифасына Республикан фиркасеннән Массачусетс штаты губернаторы 73 яшьлек Уильям Уэлд дәгъва итә. Демокртлар фиркасеннән 20дән артык сәясәтче президентлык өчен көрәшәчәге турында игълан итте. Алар арасынңа Вермонт штатыннан сенатор Берни Сандерс, АКШның элекке вице-президенты Джо Байден һәм Нью-Йорк мэры Билл де Блазио бар.

XS
SM
MD
LG