Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле билгеләнде


Антон Кориневич (архив фотосы)

Бу вазифага галим Антон Кориневич билгеләнде. Аның урынбасары булып кырымтатар кешесе кала.

Украина президентының Кырымдагы яңа даими вәкиле итеп халыкара юрист, Киев халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучысы Антон Кориневич билгеләнде. Даими вәкилнең беренче урынбасары, кырымтатар Изет Гданов вазифасында кала.

Элекке даими вәкил Борис Бабин 2018 елның 2 декабрендә вазифасыннан киткәннән соң Херсондагы вәкиллек ярты ел диярлек вәкилсез эшләде, аның вазифаларын урынбасар Изет Гданов башкарды.

Петр Порошенко чорында президентның кырымтатар халкы мәсәләләре өчен җаваплы вәкаләтле вәкил булып эшләгән Мостафа Җәмилев тә Владимир Зеленский президент булып сайланганнан соң бу вазифадан киткән иде. “Бу вазифага кем билгеләнәчәген президент Зеленский белән булачак очрашудан соң хәл итәчәкбез. Мин яшьрәк кеше булуын телим”, дигән иде Җәмилев. Ул бу вазифага Рефат Чубаров, Эмине Джеппар, Рустем Умеров исемнәрен атаган иде. Кем тәкъдим ителәчәге намзәтләрне Кырымтатар мәҗлесе карап чыккан соң билгеле булачак.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG