Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә мигрантлар лагерына һөҗүм нәтиҗәсендә 40 кеше һәлак булган


Һөҗүмнән соң мигрантлар үзәге калдыклары

Либия башкаласы Триполи янында урнашкан "Таҗура" мөһаҗирләр үзәгенә һава һөҗүме башкарылды. Аның нәтиҗәсендә кимендә 40 кеше һәлак булды дип хәбәр итәләр Reuters һәм AFP.

Reuters мәгълүматынча, 80 кеше яраланган, AFP 70 яраланучы турында хәбәр итә. Һава һөҗүме ясалган бинада барлыгы 120ләп мигрант булган, дип хәбәр ителә.

Либиянең халыкара җәмәгатьчелек таныган хөкүмәте һава һөҗүме ясауда "хәрби җинаятьче Хәлиф Хафтар"ны гаепли, ул Либия гаскәре җитәкчесе. Хафтар гаскәре вәкиле гаскәрнең моны кире кага, ул һөҗүмдә Триполи хөкүмәтенә бәйле хәрби төркемнәрне гаепләгән.

Әлегә һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә беркем дә алмады.

Либиядә соңгы берничә елда ике хакимият идарә итә. Илнең башкаласы һәм көнбатыш җирләре БМО таныган хөкүмәт контролендә. Көнчыгышта "Торбук хакимияте" дип аталган хәрби көчләр идарә итә, аларга фельдмаршал Хәлиф Хафтар катнашы бар. Апрель аенда Хафтар Триполига һөҗүм ясаячагын белдергән булган.

2018 елның көзендә кайбер медиа чаралары Русиядән Либиягә бер төркем хәрби инструктор җибәрелүен хәбәр иткән иде, алар Хафтар гаскәренә ярдәм итә диелде. Мәскәүдә әлеге хәбәрне кире кактылар.

XS
SM
MD
LG