Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорниядә соңгы 25 елда иң көчле җир тетрәү булды


Җир тетрәү магнитудасы 6,4 баллга җиткән. Һәлак булучылар турында хәбәр ителми.

4 июль кичендә АКШның Калифорния штатында соңгы 25 елда иң көчле җир тетрәү булды. Бу хакта CNN хәбәр итә.

Җир тетрәү үзәге Лос-Анджелестан 196 чакрым ераклыкта булган. Тибрәнү хәтта Лас-Вегаста сизелгән, дип хәбәр ителә. Җир тетрәү магнитудасы 6,4 баллга җиткән. Көчле тетрәүдән соң тагын 4,7 - 3,5 магнитудалы кечерәк дүрт тетрәү теркәлде.

Җир тетрәүнең үзәгенә иң якын булып Риджкрест шәһәре һәм АКШ хәрби-диңгез көчләре мәйданчыгы урнашкан. Каза сәбәпле җирле хастаханәдән кешеләр эвакуацияләнгән. һәлакәт урынында янгыннар һәм йорт җимерүләре булган.

АКШ президенты Дональд Трамп бу хакта тулы мәгълүмат алуын һәм вазгыятьне контрольдә тотуын белдерде. Казада һәлак булучылар турында хәбәр ителми.

Калифорниядә әлеге куәттә соңгы җир тетрәү 1994 елда булган. Ул вакытта 6,7 магнитудалы тетрәү 60 кеше гомерен өзгән, зур җимерүләргә китергән. Калифорния штаты дистәләрчә миллиард долларлык зыян күргән.

XS
SM
MD
LG