Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә язучы Рустем Муединның 100 еллыгын искә алдылар


Рустем Муединны искә алу кичәсе

Әдәби кичәдә күренекле кырымтатар язучысы пьесасыннан өзек уйнадылар, аның гомер юлына багышланган фотокүргәзмә оештырылды, кырымтатар, урыс, украин, инглиз телләрендә чыккан “Асанчык һәм кашкачык” китабы тәкъдим ителде.

Акмәчеттә кырымтатар язучысы Рустем Муединның тууына 100 ел тулу уңаеннан әдәби чара узды. Язучы сөргенлек урыннарында КГБ хезмәткәрләре күзәтүе астында яшәде. Аның абыйсы Мемет Севдиярнең сугыш елларында “Азат Кырым” газетында эшләве, сугыштан соң АКШта яшәве мондый күзәтү сәбәпләренең берсе иде.

Рустем Муединны КГБга чакырып абыйсы белән булган элемтәләре хакында сорау алалар, Муедин әсәрләре дә шулай тикшерүләргә дучар була.

1919 елда Акмәчеттә туган Рустем Муединның беренче хикәясе 1937 елда Кырымда “Яшь ленинчылар” газетында чыга, шигырьләре төрле матбугат чараларында басыла. Икенче дөнья сугышында Мәскәү янында, Кавказда сугыша, 1944 елда хезмәт иткән урыныннан Үзбәкстанга сөргенлеккә, халкы янына җибәрелә, анда төрле урыннарда авыр эшләрдә эшләргә мәҗбүр була.

Рустем Муединның кырымтатарларның сугышта кылган каһарманлыклары хакында “Тәкъдир” исемле беренче китабы 1972 елда Ташкентта чыга. Моннан соң “Намус юк булганда”, “Гаеп кемдә?” әсәрләре чыга.

Кырымга кайтканнан соң ул тулысынча иҗатка бирелеп эшли. 1992-1994 елда АКШтагы “Кырым” вакыфы аның өч пьесасын китап итеп чыгара, Кырымда “Катлаулы язмышлар”, “Ана кайгысы” кебек җыентыклары, “Авыр тәкъдирләр” романы чыга. Кырымтатар театрында “Сүнмәгән йолдызлар” сьесасы сәхнәләштерелә.

Әдәби кичәдә кырымтатар актерлары бу пьесадан бер өзек уйнадылар, Рустем Муединның гомер юлына багышланган фотокүргәзмә оештырылды, аның кырымтатар, урыс, украин, инглиз телләрендә чыккан “Асанчык һәм кашкачык” китабы тәкъдим ителде. Чарада язучылар, студентлар, язучының кызы һәм улы катнаштылар.

Рустем Муедин кабере
Рустем Муедин кабере

Рустем Муедин 2012 елда 93 яшендә Акмәчеттә вафат булды.

XS
SM
MD
LG