Accessibility links

Кайнар хәбәр

Washington post: Кытайның Синҗандагы гамәлләре мәдәни геноцидны хәтерләтә


Архив фотосы
Архив фотосы

Көнбатыш илләр Кытайдагы мөселманнарны яклауны дәвам итә, ә кайбер гарәп илләре һәм шулай ук Русия, Төньяк Корея, Венесуэла, Мьянма кебек илләр киресенчә БМОда Кытай гамәлләрен хуплый.

Синҗанда мөселманнар "тәрбия үзәкләре"ндә тотылганда, аларның балаларын махсус мәктәп-интернатлар һәм балалар йортларына озаталар. Балалар бу мәктәпләрдән китә алмый, Кытай хакимияте аларны идеологик эшкәртү өчен куллана. Бу хакта Washington post хәбәр итә. Журналистлар фикеренчә, бу чараларның барысы да Кытайның мәдәни геноцид алып баруын дәлилли.

Элегрәк 22 илнең Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы даими вәкиле Кытайның Синҗанның төп халкына карата үткәргән сәясәтне хөкем итте. Алар арасында нигездә Европа дәүләтләре, шулай ук Австралия, Канада, Япония һәм Яңа Зеландия вәкилләре дә бар, дип яза "Idel.Реалии".

Шул ук көнне Русия, Согуд Гарәбстаны һәм тагын 35 ил БМОда башка эчтәлектәге хат имзалады һәм анда Кытай хөкүмәтенең сәясәтенә карата уңай бәя бирелә. Документ авторлары "Кытайның кеше хокукларын яклау өлкәсендәге казанышлары" турында белдерә, ә менә Көнчыгыш Төркестан мөселманнарына карата алып барыла торган чараларны "террорчылык һәм экстремизмның җитди проблемасы” дип аклый.

Активистлар һәм галимнәр хәбәр итүенчә, Кытай Көнчыгыш Төркестан халыклары мәдәниятенә каршы көрәш алып бара – уйгыр телен кысрыклап кытай теленә өстенлек бирә, мәчетләрне юк итә, кешеләр артыннан күзәтү өчен танып белү системын куллана, уйгыр мәдәнияте популярлашмасын өчен төрки халыкның рестораннарын яба.

Кытай хакимиятенә шулай ук Тибет активистлары да зарлана. Тибетлылар будда динен тота һәм үз телләрендә сөйләшә.

Көнбатыш илләр хөкүмәтләре һәм хокук яклау оешмалары Кытайдагы тәрбия үзәкләрен Көнчыгыш Төркестанда уйгур мәдәниятен һәм Ислам динен бетерү өчен кулланыла дип инде берничә тапкыр белдергән иде. Пекин рәсми рәвештә барлык гаепләүләрне кире кага.

Кытай Халык Республикасында 8000 тирәсе татар яши. Нигездә, бу - XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче районында нигез салган татар эшкуарларының нәселләре. Аларның күбесе туган телен яхшы белә. 2000 елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителә. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмаган. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG