Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Төркиягә карата чикләүләр кертте


Европа берлеге Кыпрыс икътисади зонасында шельф бораулавы өчен Төркиягә карата чикләүләр кертүне хуплады.

Европа берлеге белән Төркия арасында диалог кысаларында югары киңәшмәләр узмаячак, Европа берлеге зур йөкләрне ташу турында килешү турында сөйләшүләрне гамәлдән чыгарачак, шулай ук Төркиянең берлеккә керүдә ярдәм күләмен кыскартачак. Европа инвестицион банкына Төркиядә кредит эшчәнлеген яңадан карау киңәш ителә.

Кыпрыс икътисади зонасында зур нефть һәм газ ятмалары урнашкан. Төркия инде озак еллар дәвамында әлеге зона чикләренә каршы килә.

Май аенда Төркия шельф районына геологик-тикшеренү максатыннан махсус бораулау көймәсен җибәргән. Әлеге эшләр 4 ай дәвам итәчәк диелде. АКШ белән Европа берелеге бу эшне туктатуны таләп иткән иде. Июнь башында Әнкара әлеге төбәккә тагын бер көймә җибәргән.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG