Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әсир милләтләр атналыгы" кысаларында "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Нью-Йорктагы вәкиле пикетка чыгарга җыена


Камил Сукаев. Архив фотосы.

Пикет Нью-Йорк шәһәрендә узарга тиеш.

20 июль көнне "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Нью-Йорктагы вәкиле Камил Сукаев АКШта 14-20 июльдә узучы "Әсир милләтләр атналыгы" ("Captive Nations Week") кысаларында Times Squareгаялгыз пикетка чыгарга җыена. Бу хакта ул Facebook битендә яза.

"Беренче тапкыр әлеге атналык 1953нче елда уза, ә 1959нче елда АКШ Конгрессы резолюциясе кабул ителеп аңа рәсми статус бирелә. 1959 елның 17 июлендә президент Дуайт Эйзенхауэр резолюцияне канунга әйләндерә.

Әлеге канун нигезендә, барысы да ирек һәм бәйсезлеккә ирешкәнче АКШ президенты "Әсир милләтләр атналыгын" ел саен игълан итәчәк.

Идел-Урал, шул исәптән минем туган республикам Татарстан әле дә чекист Русия изүе астында булганга, мин “Азат Идел-Урал” оешмасының АКШтагы вәкиле буларак "Әсир милләтләр атналыгы”ның соңгы көнендә пикетка чыгарга әзерлегемне белдерәм", дип яза Сукаев.

Шул ук вакытта "Урыс американнары конгрессы" вәкилләре инде берничә ел дәвамында бу канунны кире кагу яки тектсын үзгәртү башлангычы белән чыгарга тырыша.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG