Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә украин диңгезчеләрен тагын өч айга сак астында калдырды


Мәхкәмә утырышы алдыннан

Диңгезчеләр сак астында 24 һәм 26 октябрьгә кадәр булачак.

Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе 2018нче елның ноябрендә Кара диңгездә тоткарланган 24 украин диңгезчеләрен сак астында тотуны тагын өч айга озайтты. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский Русия президенты Владимир Путинны диңгезчеләрне җибәрүне сорады. “Безнең барыбызның да балаларыбыз бар, әлеге балаларны ата-аналарына кайтарыгыз”, диде ул.

2018 елның 25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.

Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.

Мәскәү "диңгезчеләрне хәрби тоткыннар дип танып булмый, чөнки Русия белән Украина арасында сугыш юк" дип белдерә.

XS
SM
MD
LG