Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 мең русияле аена бер миллион сумнан күбрәк акча эшли


Иң югары хезмәт хакларын мәдәният, спорт һәм нефть эшкәртү өлкәләрендә эшләүче кешеләр ала.

11 287 русияле аена бер миллион сумнан күбрәк акча эшли. Моның хакта Росстат тикшеренүенә сылтанып РБК яза. Иң югары хезмәт хаклары – мәдәният һәм спорт өлкәсендә, шулай ук нефть белән бәйле эшләүче кешеләрдә.

Бу төркем хезмәткәр гомум эшләүчеләр саныннан 0,1%-тан да ким диелә. Чагыштыру өчен, 2,6 млн кеше 33,9 мең – 40 мең аралыгында хезмәт хакын ала. 775 меңләп русияле эшләгәне өчен 11,3 меңгә кадәр сум ала.

Ике елда миллион эшләгән русиялеләр саны 38%-ка арткан, 2017 елда аларның саны 6 988 булган. Миллионнан күбрәк сум эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы – аена 2,4 млн сум.

Росстат мәгълүматына күрә, русиялеләрнең яртысы 35 мең сумнан кимрәк булган хезмәт хакын ала.

XS
SM
MD
LG