Accessibility links

Мәскәү думасына сайлауга теркәлүгә рөхсәт бирелмәгән Дмитрий Гудков һәм Иван Жданов өйләрендә тентү узды


Иван Жданов
Иван Жданов

Коррупция белән көрәш фонды мөдире Иван Жданов чәршәмбе көнне тентү узгач Тикшерү комитетына китерелгәннән соң, әле дә аннан чыкмаган. Бу хакта “Агора” халыкара хокук яклау төркеме башлыгы Павел Чиков "Медиазона"га хәбәр иткән.

Иван Жданов Конституциянең 51нче маддәсенә нигезләнеп тикшерүче сорауларына җавап бирүдән баш тарткан. Бу хакта адвокат Владимир Воронин бастырган сорау алу протоколында әйтелә.

Аерым алганда, тикшерүче намзәтләрне теркәүдә "аларның кануни эшчәнлегенә аяк чалу" турындагы очраклар булу-булмавы белән кызыксынган. Шулай ук Ждановтан акцияләрдә "митингка чыгучылар тарафыннан провокация очраклары" булуын сораганнар. Моннан тыш Ждановтан нинди партиядә торуы һәм сайлау кампаниясенә кайдан акча алуын төпченгәннәр, дип хәбәр итте адвокат.

Җинаять эше бер төркем кешеләр тарафыннан алдан сөйләшеп ялган яки акча түләү юлы белән сайлаучылар хокукын бозу һәм сайлау комиссиясе эшчәнлегенә аяк чалу эше нигезендә ачылган.

Тентү оппозиция сәясәтчесе Дмитрий Гудков өендә дә узган. "Дождь" телеканалына намзәтнең пресс-секретаре Алексей Обухов сөйләвенчә, тикшерүчеләр Мәскәүдә 14, 15 һәм 19 июльдәге акцияләргә катнашы булган документларны алган. Гудковка сорау алуга килү турында кәгазь тапшырылган. Аның сүзләренчә, ул бу эштә шаһит буларак бара. Дмитрийның әтисе Геннадий Гудковны шулай ук сорау алуга чакырганнар.

Тикшерүчеләр шулай ук депутатлыкка намзәтләр Юлия Галямина һәм Коррупциягә каршы көрәш фонды юристы Любовь Собольдән сорау алырга җыена. Бу хакта Соболь Твиттерда язды.

Дмитрий Гудков һәм Иван Жданов Мәскәү думасына оппозиция намзәтләре. Имзаларында күп хата табып аларны сайлауга теркәүдән баш тарттылар.

24 июль көнне Тикшерү комитеты сайлау комиссиясе эшенә аяк чалу өчен җинаять эше ачуын хәбәр итте. Тикшерүчеләр бер хәрәкәттә катнашучыларны Мәскәүдә "канунсыз һәм рөхсәт ителмәгән митинглар" һәм Мәскәү сайлау комиссиясе биналарында пикетлар оештыруда гаепле булырга мөмкин дип шикләнә. Хәрәкәтнең исеме әйтелми.

XS
SM
MD
LG