Мәскәү шәһәре сайлау комиссиясе Русия тикшерү комитетына сайлау комиссияләре эшенә аяк чалу факты нигезендә мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу Мәскәү шәһәр думасына теркәлмәгән намзәт Любовь Собольнең 25 июлендә комиссия утырышына килүенә бәйле.
"Әлбәттә, без җинаять кодексының 141 маддәсе нигезендә җинаять кылу мәсьәләсен тикшерү нигезендә мөрәҗәгать итәргә җыенабыз", дип белдерде комиссия әгъзасы Дмитрий Реут.
Соболь Мәскәү сайлау комиссиясенә анда теркәлмәгән бәйсез намзәтләрнең шикаятьләре каралган вакытта килгән һәм ул әзерләгән документларны тикшерергә таләп иткән. Шуннан соң комиссия утырышны башка залга күчергән, анда журналистлар кертелмәгән.
Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты Мәскәүдә сайлау комиссияләре эшчәнлегенә аяк чалу турында башка эшне тикшерә. Ул бәйсез намзәтләр (шул исәптән Любовь Собольне) сайлауда катнашуга теркәүне таләп иткән митинглар факты нигезендә ачылган. Әлегә рәсми гаепләнүчеләр юк. 25 июльгә каршы төндә Мәскәү думасына сайлауда катнашуга теркәлмәгән Дмитрий Гудков һәм Иван Жданов өйләрендә тентү узды.