Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дөнья матбугаты форумында Русия халыклары телләр мәсьәләсен күтәрде


Форумда катнашучылар

Төркиянең Ялова шәһәрендә XIII Төрки дөнья матбугат вәкилләре форумында Татарстан вәкилләре дәүләтчелек, республика мәктәпләрдә татар теленең дәүләт теле буларак укытылмавы һәм башка мәсьәләләрне күтәргән.

Төркиядә узган XIII Төрки дөнья матбугат вәкилләре форумында кабул ителгән резолюциядә Татарстан белән Мәскәү арасында 1994 елда төзелгән шартнамәне озайту мәсьәләсе күтәрелә. Әлеге тәкъдимне форумда Татарстаннан катнашкан Дөнья татар иҗтимагый үзәгенең чит илләр белән эшләү вәкиле Булат Гатин тәкъдим иткән. Чарада Татарстан вәкиле буларак Истанбулда яшәүче Рушания Алтай да катнашкан.

Булат Гатин чыгыш ясый
Булат Гатин чыгыш ясый

Гатин Азатлыкка әйтүенчә, чарада 12 илдән 50-ләп вәкил килгән.

"Азәрбайҗан, Алтай, Болгарстан, Дагыстан, Кабарда-Балкар, Македония, Казакъстан, Татарстан, Төньяк Кыпрыстан һәм башка яклардан вәкилләр бар иде. Мине чарага Төркиядә яшәүче Абдуллаһ Түрәр Енер (Yener) исемле милләттәшебез чакырды. Ул Апанайлар нәселеннән. Ул миннән Татарстаннан тагын кайсы журналистларны чакырып була дип кызыксынды, мин үз тәкъдимнәремне җиткердем. Әмма бу чарага үз акчаңны түләп килү кирәк иде. Форумда катнашучыларның кайберләре эш сәфәре буларак килгәннәр", ди Гатин.

Аның әйтүенчә, бу форумга җыелган вәкилләрнең һәркайсы үз җирләрендәге хәлләр белән таныштырган. Мисал өчен Азәрбайҗаннар Таулы Карабах мәсьәләсен, Дагыстандагы ногайлар үзләренең җирләре тартып алынуы һәм икенче-өченче сортлы булып авыр хәлдә яшәүләрен бәян иткән. Шулай ук Русиядән килгәннәрнең барысы да күбрәк ана телен укытудагы проблемнарны күтәргән.

Рушания Алтай
Рушания Алтай

"Без Рушания Алтай белән тел мәсьәләсен күтәрдек, ягъни мәктәпләрдә татар телен туган тел буларак кына укытуга калдыруларын, дәүләт теле буларак укытылмавын сөйләдек. Нәрсә эшләргә кирәклеген бәян киттек. Рушания Алтай татарлар тарихы турында гомум мәгълүмат бирде. Мин дәүләтчелегебез турында, Мәскәүнең Татарстанда президент атамасын бетерергә теләве, Татарстанда конституциябез үзгәртелүе, Русиядә республикаларның юк ителүенә юнәлгән гамәлләр алып барылуын бәян иттем", ди Гатин.

Аның әйтүенчә, алар резолюциягә үз тәкъдимнәрен кертүгә дә ирешкән.

"Татарстан һәм Мәскәү арасында 1994 елда имзаланган Шартнамә үз көченә кереп яңадан имзаланырга тиеш дип керттек. 1994 елда ничек булса, шулай булырга тиеш дип язып җибәрдек", ди ул.

Татарстан һәм Русия килешү нигезендә яши
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Резолюциягә татар милли хәрәкәте вәкилләрен эзәрлекләүне туктату турында да тәкъдим ителгән, әмма ул ул узмаган.

Форумда шулай ук Кытайдагы уйгырлар мәсьәләсе дә күтәрелгән. 2016 елдан Шәркый Төркестанда өч миллионга якын мөселманның төрмә һәм “төзәтү лагерьлары”нда тотылуы һәм халыкара җәмәгатьчелектә моның борчу тудырырга тиешлеге әйтелгән.

"Кытай илчелегенә мөрәҗәгать итеп 30 миллионга якын кардәшебез өчен кешечә яшәү шартлары тудыру һәм әлбәттә инде лагерьларны ябуны таләп итәргә. Шулай ук Төрки дөнья матбугат вәкилләре исеменнән Төркия тышкы эшләр министрылыгына мөрәҗәгать итеп, югалган төрки илләр вәкилләре турында мәгълүмат бирүләрен сорарга", диелә резолюциядә.

Бүгенге көндә Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә төрмәләрдә уйгырлардан тыш, татарлар, казакълар һәм башка халыклар да тотыла.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG