Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталан теле


Катала́н теле –​ һинд-европа телләре​нең көнбатыш роман төркеменә караган тел, каталон халкының милли теле. Дөнья буйлап каталан телендә 11 миллионга якын кеше сөйләшә. Испаниянең Каталония, Валенсия, Балеар утраулары һ.б. төбәкләрендә, Франция, Андорра, Италиядә кулланыла. Каталан теле Каталония, Валенсия, Балеар утраулары, Андорада рәсми статуска ия.

Каталан теленең кулланылышы XV гасырда кысыла башлады, җитәкчелек күбрәк кастил (испан) телен кулланды, тел мәгарифтән чыгарылды. XIX гасыр башына каталан теле күпчелек кулланылыш даирәләрдән кулланудан туктады. Франко диктатурасы вакытында (1939-1975) Испаниядә каталан телен иҗтимагый урыннарда куллану тыелган булган.

Бүгенге көндә каталан телен куллану берничә оешма тарафыннан (Каталан тикшерүләре институты, Валенсия академиясе) идарә ителә. 1985 елда Termcat исемле терминология үзәге булдырылды, ул каталан телендә күпсанлы сүзлекләр чыгару, терминологияне үстерү белән шөгыльләнә. Телне үстерү һәм аның кулланышылыш киңәйтү белән шөгыльләнгән күпсанлы дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшләп килә.

XS
SM
MD
LG