Шул ук вакытта ТВ мәгълүмат алуның барыбер иң төп чыганагы булып кала. Русияләр караучы каналлар арасында алдынгы урыннарда "Россия 1" (48%), "Беренче канал" (47%), НТВ (36%), "Россия 24" (31%) һәм РЕН ТВ (17%) тора. Бу хакта Левада үзәге сораштырулары нәтиҗәсенә сылтанып РБК яза.
Русияләр өчен мәгълүматның икенче чыганагы - интернет (32%) һәм социаль челтәрләр (34%). Халыкның өчтән бер өлеше яңалыклар чыганагы буларак видеоблогларны атаган, алар видеоларны атнага ике тапкыр яки ешрак карыйлар, ә җиде проценты - көн саен. Телеграм-каналларны яңалыклар чыганагы буларак русияләрнең бер проценты сайлаган.
Бәйсез матбугат чараларының аудиториясе якынча 35 процент тәшкил иткән. Мәскәүдә бу сан - 42 процент, 16 проценты берничә бәйсез чыганак куллана.
Левада үзәгенең икенче бер нәтиҗәләренә караганда, русияләр иң авторитетлы журналистлар дип Владимир Соловьев, Андрей Малахов һәм Андрей Норкинны атаган.