Финляндия 2019 елның 1 сентябреннән шенген визасы алырга теләүче русияләрдән Европа берлегенең виза сәясәте белән каралган бөтен документларны таләп итә башлаячак. Бу хакта Финляндиянең тышкы эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Моңа кадәр шенген визасына документлар тапшырганда күбрәк документларны кайбер очракларда гына сорыйлар иде. "2019 елның 1 сентябреннән башлап Финляндия Шенген килешүенең башка илләре таләп иткән документларны сорый башлаячак", диелә хәбәрдә.
Туристларга сәяхәт вакытында яшәү урыны яки маршрут турында документ, банктан соңгы өч айда акча күчеше яки эш урыннынан хезмәт хакы турында белешмә, йә булмаса Русиядә күчемсез милек турында таныклык тапшырырга тиеш булачак.
Моннан тыш, Шенген төбәкләрендә хосусый милек тотучылар да, туристлар кебек үк финанслары турында документ күрсәтергә мәҗбүр ителәчәк. Шенген илләренә туганнарына баручылар да виза алганда акчалары турында белешмә тапшырырга тиеш булачак.
1 августта Шри-Ланканың русияләргә һәм тагын уннан артык илгә бушлай виза кертүе турында да билгеле булды. Ил хакимиятләре моны туристларны җәлеп итү өчен эшләгән. Апрельдә булган террор гамәлләреннән соң туристлар агымы Шри-Ланкага 70,8 процентка кимегән. Әлеге тәкъдим ярты ел гамәлдә булачак.