Министрлыкта белдерүләренчә, "сыеклыклы реактив мотор җайланмасын сынаганда шартлау була һәм янгын чыга".
Матбугат чаралары әлеге вакыйга Ненокса авылы янында, Хәрби диңгез флотының үзәк сынау полигонында булган дип яза. Анда шулай ук атом су асты көймәләре өчен баллистик ракетлар да сыныйлар.
Саклану министрлыгы һавага зыянлы матдәләрнең таралмавын искәртә.