Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һонконг һава аланы протестлар сәбәпле барлык очышларны бер көнгә туктатты


Һонконгта протестлар

Һава аланы инде теркәлү тәмамланган очышларга очып китү һәм Һонконгка инде оча башлаган очышларга килү рөхсәтен генә биргән.

Һонконг һава аланы төп теминалда меңгә якын кешенең чираттагы протест чарасын үткәргәннән соң, очышларны кабул итү һәм җибәрүдән туктады. Моның хакта Bloomberg хәбәр итә.

Һава аланы инде теркәлү тәмамланган очышларга очып китү һәм Һонконгка инде оча башлаган очышларга килү рөхсәтен генә биргән. 12 август иртәсендә һава аланына бары тик якындагы тәүлектә очышларга билетлары булган юлчыларны гына кертә башлаганнар.

Һонконг һава аланында протест чарасы 9 август көнне башланган, ул 11 августта тәмамланырга тиеш булган, ләкин активистлар аны дәвам итәргә карар кылган.

Һонконг һава аланы – зур халыкара транзит үзәге. 2018 елда аның аша 75 миллион юлчы сәяхәт иткән.

Һонконгта протест чаралары инде берничә ай дәвам итә. Демонстрантлар Һонконг кешеләрен Кытайга экстрадицияләү мөмкинлеге бирүче канун өлгесенә ризасызлык белдерә.Хакимият әлеге канун эшен туктатса да, протест чаралары туктатылмады, аларда миллионнарча кеше катнаша.

XS
SM
MD
LG