Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия министры: технологияне Татарстан һәм Башкортстан нефтен чыгаруга юнәлтергә кирәк


Дмитрий Кобылкин Арктикада нефть запасларын эшкәртү өчен технологияләр юк, ә, Татарстан һәм Башкортстанда нефть һәм газ инфраструктурасы җайга салынган дип белдерә.

Русиянең табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин Арктикада нефть эзләгәнче Татарстан белән Башкортстанда нефть чыгаруга игътибарны күбрәк юнәлтергә кирәк дип саный. Бу хакта ул Ведомости газетына интервьюда белдергән.

"Мин арктик запасларны эшкәртүне беренче урынга куймас идем. Бөтен нефть һәм газ инфраструктурасы традицион урыннарда төзелгән. Безгә нефтьне катламнардан чыгару коэффициенты турында уйларга кирәк. Безгә баш миен эшләтергә кирәк - фәнне, НИОКРны. Шул вакытта Татарстанда, Башкортстанда, Кавказда, Самар өлкәсендә нефть чыгару чыгымнары киметеләчәк", дип саный министр.

Аның мәгълүматынча, шельфта 50 трлн куб метр газ запаслары бар, аларны "хәзер эшкәртә башлауның мәгънәсе юк".

"10-15 елдан яңа технологияләр булачак. Әлегә анда тизрәк йөгереп барасы түгел. Технологияләр юк, техноген казалар куркынычы бар", ди Кобылкин.

XS
SM
MD
LG