Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Украинага качкан Илдар Вәлиев Интерполда үзе турында мәгълүматның бетерелүен хәбәр итә


Илдар Вәлиев
Илдар Вәлиев

Вәлиев белдерүенчә, Интерпол комиссиясе “Хизб ут-Тәхрир” әгъзаларын эзәрлекләүне дини һәм сәяси сәбәпләрдән эзәрлекләү дип таныган.

Бу турыда Русия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнүче, Украинага качкан Казан эшмәкәре Илдар Вәлиев Facebook-та язып чыкты.

"Интерпол комиссиясе минем турыда мәгълүматларны үз базасыннан сөртеп ташларга карар итте һәм барлык илләрдәге бүлекләренә бу карар турында мәгълүмат җибәрде”, дип яза Вәлиев.

Ул 2017 елның язында Русиядән Украинага качты. Әмма Русия тикшерү комитеты Интерпол аша эзләгән Вәлиевне бераздан Украина полициясе тоткарлады һәм Одессадагы бер район мәхкәмәсе карары белән ул кулга алынды. Русия тикшерү комиссиясе аны Казандагы хосусый йортларда мөселманнарның “агитация җыеннарында” катнашуда гаепли. Шул ук елның июнендә Одесса өлкәсенең аппеляция мәхкәмәсе карары белән Вәлиев иреккә чыкты.

Вәлиев 2003 елда Русия югары мәхкәмәсе карары белән террорчы оешма дип танылып тыелган “Хизб ут-Тәхрир” әгъзасы булуын яшерми. Бу оешма Украинада һәм башка күп кенә илләрдә тыелмаган.

Бизнес партнерлары Азат Адыев һәм Алберт Вәлиуллин “Хизб ут-Тәхрир” бүлеген төзүдә гаепләнеп 19 һәм 18 елга иректән мәхрүм ителгәч, Вәлиев хатыны һәм дүрт баласы белән Төркиягә качты.

Ул Әнкара университетының политология факультетында һәм Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында югары белем алган. Казандагы “Каймак” кафесы хуҗаларының берсе.

Ике ел элек Илдар Вәлиевнең җәмәгате Гадилә үз хәлләре турында Азатлыкка түбәндәгеләрне сөйләде: “Казанда да икътисади басым булды. ФСБ безгә арендага бина бирүчеләргә басым ясады. Алардан безнең белән килешүне өзүне таләп итте. Берничә ай гына эшли алдык, аннары алар килешүне өзәргә мәҗбүр булды. Шулай ук якыннарымны эзәрлекләделәр, хәтта махсус хезмәтләр бер туганымны урлап китте, күршеләр һәм дусларыбызга безне террорчылар дип куркытып, сорау алуларга чакырып араларны бозды. Өебез янында гел машина торды. Безгә кем керә, кем белән аралашабыз, барысын да күзәтеп тордылар."

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG